Сәламәтлек

Балтачта грипп эпидемиясе булмаган

Балтач хастаханәсе баш табибы Газинур Давлиев белдергәнчә, районда кыш һәм яз айларында грипп эпидемиясе булмаган.

Бу күчә торган йогышлы авыру белән табибларга һәм урындагы медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүчеләр саны узган чор белән чагыштырганда күпкә ким. Әмма, вирус аша күчә торган, төп диагнозда «ОРЗ» дип күрсәтелгән чир эле хаман район халкын «кыра», хәтта авылы-авылы белән авырткан очраклар да булган. Язгы вакыт сәламәтлек өчен үзе дә бер имтихан булып тора, шунлыктан җылы, диеп үзебезне саклауны онытмасак иде. Сәламәт булыгыз!
Фото: http://abakan-news.ru/news/events/17245/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев