"Тешем бик нык сызлагач, аны алдырырга теләп, табибларга мөрәҗәгать иттем. Баксаң, районда теш алучы табиб юк икән. Ә район халкына нишләргә?" дип шалтыратты газета укучыбыз.
Без әлеге сорауны район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиевка бирдек: "Хирург-стоматолог белгечлегенә лицензия алу өчен бер ел укырга кирәк. Соңгы бер ел дәвамында бу ваканция буш торды. Шушы көннәрдә Кариле амбулаториясенең теш поликлиникасында тәҗрибәле хирург-стоматолог Азат Уранович Ишмуратов кайтып эшли башлады".
Нет комментариев