Суган гипертонияле кешеләргә зыянлы.
Табиб-диетолог Александр Андреев суганның кемнәр өчен зыянлы икәнен әйтте. Бу хакта РИА Новости яза.
Ул билгеләп үткәнчә, бу продукт ашказанына бәйле проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Шулай ук гипертониядән җәфа чигүче кешеләргә күп итеп суган ашарга ярамый.
«Суган ашказаны эшчәнлеген бозарга, сару кайнау китереп чыгарырга мөмкин. Шулай ук гипертонияле кешеләргә суганны күп күләмдә кулланырга киңәш итмим, чөнки ул кан басымын күтәрәчәк», — дип сөйләде Андреев.
Чыганак: Интертат ; фото: https://pixabay.com/ru
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев