Манту пробасына нокта куелачак
Сәламәтлек

Манту пробасына нокта куелачак

Быел көз туберкулезны кисәтү буенча яңа кагыйдәләр гамәлгә керәчәк.

Алар буенча Манту пробасы узганда калып, аны диаскинтест алыштырачак. Бу авыруны ачыклау дәрәҗәсен күпкә арттырыр дип көтелә. Препаратның тәэсир итү принцибы туберкулинныкы кебек үк. Кулга тире астына укол ясыйлар, өч көннән табиблар кызарган урынны үлчи. Тап нормадан артып китсә, баланы алга таба тикшерелүгә, әйтик, рентгенга җибәрәләр.

Башта диаскинтестны мәктәпләрдә генә кулланачаклар. Балалар бакчаларына йөрүчеләргә Манту пробасы ясауны дәвам итәчәкләр. Бик тиздән барысы да яңа препаратка күчәчәк.


Чыганак: almet-rt

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев