Ни өчен Татарстанда ковидка бәйле чикләүләрнең бөтенләй бетмәвен аңлатканнар
Сәламәтлек

Ни өчен Татарстанда ковидка бәйле чикләүләрнең бөтенләй бетмәвен аңлатканнар

Республикада COVID-19 чирен йоктыручылар саны янә арта.

оспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина ни өчен Татарстанда коронавируска бәйле чикләүләрнең алынып бетмәвен аңлаткан. Аның әйтүенчә, республикада яшәүчеләр март аенда COVID-19 белән февральдәгегә караганда 3 тапкыр кимрәк авырган. Әмма хәзер Татарстанда ковид йоктыручылар санының кабат берникадәр артуы күзәтелә.

– Шул сәбәпле чикләү чаралары, шул исәптән федераль норма – битлек режимы саклана. Өстәвенә хәзер Европа һәм Азия илләрендә яңа штамм – “омикрон-стелс” тиз таралган бер мәлдә, Россиядә, шул исәптән республикада чирнең яңадан бик нык көчәю ихтималы бар, — дигән ул.
Моңа кадәр галимнәр һәм табибларның, “омикрон-стелс” штаммы таралуга бәйле рәвештә, озакламый “яңа дулкын”ның китереп бәрәчәген фаразлаулары турында хәбәр ителде.

Чыганак: "Арча хәбәрләре"

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев