Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясеннән 144 үлем очрагы теркәлгән.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч кеше үлгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Вафат булганнарның өчесе дә ир-атлар, алар 1943, 1957 һәм 1965 елларда туган.
Барлык очракларда да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча билгеләнгән.
Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан 144 үлем очрагы теркәлгән.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев