Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусны йоктыруның 14 очрагы теркәлүен хбәр иттеләр бүгенге брифингта.
Татарстанда бүгенгә яңа таҗлы вирусны йоктыруның 14 очрагы теркәлгән.
10 кеше хастаханәләргә урнаштырылган, 4 кеше авыруны симптомсыз ягъни җиңел формада кичерү сәбәпле, табиблар күзүтүе астында өйләрендә дәваланалар. Авыру йоктыручыларның берсе читтән кергән, калганнары авыручылар белән элемтәдә булу сәбәпле йоктырганнар.
Аларның:
18 яшькә кадәр - 0
18 яшьтән 30 яшькә кадәр - 1
30дан 50гә кадәр - 6
50дән 60ка кадәр - 3
60тан 70кә кадәр - 1
70тән 80гә кадәр - 2
80нән 90га кадәр - 1, кешеләр.
Яшәү урын буенча:
Казан - 8
Чүпрәле - 3
Буа - 1
Лаеш - 1
Екатеринбург - 1 кеше.
Бүгенгә 11 кеше савыгып хастаханәдән чыгарылган: 10сы Казан шәһәре , 1се Әлмәт хастаханәсеннән
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев