Аязга уңышлар телибез!
Бу атнада Казанда 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек егетләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге уза.
«Олимпиец» спорткомплексында уза торган ярышларда райондашыбыз, өметле көрәшче Аяз Хәйретдинов Татарстан данын яклаячак. Ул 17-18 яшьлекләр арасында бил алыша.
Аязга уңышлар телибез!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев