Балтач спорт мәктәбенеӊ каратэ-кекусинкай буенча тренеры Алберт Бәзәгытдинов шәкертләре җәй айларында да тик ятмый.
Күптән түгел "Дуслык" учагы кунакларына күрсәтмә чыгыш ясасадылар, Бөрбашта узган 6 нчы балалар Сабантуенда да үз чыгышлары белән күпләрне шаккатырдылар. Аларныӊ чыгышын караган республика мөфтие Камил Сәмигуллинның хатыны, спорт буенча "кара пояс" иясе Латыйфа ханым да соклануын яшермәде. Сокланырлык та шул. Ут капкан сайгакларны әле кайсыбызныӊ аяк белән ярганы бар. Бу балалар бүген "Хыял" сәламәтләндерү лагерында тренерлары белән ял итеп, киләчәк ярышларга көч җыялар.
Нет комментариев