Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Автобабай-2020»да катнашырга чакырабыз

Балтачта 15 октябрь көнне «Автобабай-2020» район бәйгесе үткәреләчәк.

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге, ДОСААФ оешмасы 15 октябрь көнне «Автобабай-2020» район конкурсы үткәрелү турында хәбәр итә.

Әлеге конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәсен теоретик белемнәре тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Конкурста «В» категорияле машина йөртү таныклыгы булган 55 яше тулган хатын-кызлар һэм 60 яше тулган ир-атлар катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен ЮХИДИ бүлегенә 2-47-38 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була. 15 октябрь көнне катнашучыларның үзләре белән паспорт, машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасының регистрация документлары, үз исемендәге машинасы булуы шарт. Конкурска 15 октябрь көнне сәгать 13.00дә ДОСААФка көтеп калабыз.

Балтач ЮХИДИ бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди Автобабай