Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балалар каникулда туп типте

"Хыял" яшьләр үзәгендә "Балтач" универсаль спорт залында бер-бер артлы 3 мини-футбол ярышлары булып узды.

Рәхәт хәзер, тупны менә дигән залларда гына тибәбез. Район беренчелеге кысаларында узган бу ярышларда 1998-1999 елгы егетләр арасында Норма, Балтач, Шубан мәктәпләре уенчыларына тиңнәр булмады.2000-2001 елгылар арасында Балтач, Норма, гимназия уенчылары көчле булып чыктылар. Ә менә 2002-2003 елгылар арасында көчле командалар булып Балтач, Шубан, Түнтәр командалары танылды. Игьтибар иткәнсездер, Балтач мәктәбе уенчыларының һәр уенда призерлар исемлегендә. Тренер Ильяс Галимуллинның тырыш хезмәт нәтиҗәсе инде бу. Традиция буенча иң яхшы уенчылар исеменә Балтачтан Самат Камалетдинов, Ранис Зәкиев, Алмаз Садыйков, Илһам Кадыйров, Нормадан Ринас Зәкиев, Булат Шәйхетдинов, Шубаннан Айдар Гатауллин, Рәмзил Гыйматов, Түнтәрдән Фазыл Камалетдинов танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250