Марафонда Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан егет-кызлар катнашты
Бөгелмә шәһәрендә «Бөгелмә марафоны» исемле республика чаңгы ярышлары узды.
Анда Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан егет-кызлар катнашты. Балтач чаңгычылары да яхшы нәтиҗәләргә иреште.
2015нче елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Исрафилов Гаяз (Балтач гимназиясе) беренчелекне яулады. 2009-2010нчы елгы кызлар арасында Әнвәрова Айсылу (Балтач гимназиясе) икенче булды. 2007-2008нче елгы яшүсмерләр арасында Хәлилов Әмир (Чепья мәктәбе) өченче урын яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев