Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач электрчылары туп сукты

Яңа елга аяк басуга, районыбызның "Балтач" универсаль спорт залы бөтен районны шаулатып, үзенә кунаклар кабул итте. Биредә Идел буе электр челтәренә караган оешмалар үзләренең Спартакиадаларын ачып җибәрделәр.Ә Спартакиада волейбол ярышлары белән ачылып китте.

Ярышларны тантаналы төстә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район электр челтәре башлыгы Әнвәр Бахтиозин ачып җибәрделәр. Килгән кунакларга район мәдәният үзәге хезмәткәрләре ялкынлы, матур чыгышлары белән көне буена җитәрлек уен дәрте өстәделәр.
Уйнап кына калмадылар кунаклар, рәхәтләнеп ял да иттеләр. Ә уеннарга килсәк, алар кискен дә, дусларча да булды. Ике мәйданда барган ярышларның җиңүчеләре караңгы төшкәч кенә билгеләнде.
Безнекеләр уеннарда бераз сынатсалар да, кунаклар өчен шундый тамаша оештыра алганнары өчен берьяктан сөенеп туя алмадылар. Чөнки мактау сүзләре безнекеләргә күп яуды бу көнне. Матур бүләкләр, күтәренке кәеф белән таралышты соңгыннан спортчы-уенчыларыбыз. Җиңүче булып Идел буе электр челтәре идарәсе уенчылары танылды. Икенче урынга Биектау, өченче урынга Питрәч районнары уенчылары лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250