Балтач каратэчылары Россиядә таныла (+фоторепортаж)
Спорт

Балтач каратэчылары Россиядә таныла (+фоторепортаж)

Балтачның яшь спортчылары Татарстан командасы составында кекусинкай-каратэ буенча үткән Россия беренчелеге һәм чемпионатында катнашты.

16 төбәктән 477 спортчы көч сынашты, алар арасында балтачлылар да бар иде. Ярышларда кумитэ, ката, ката-группа буенча иң көчлеләрне ачыкладылар.

Әмир Бариев, Тимур Хәялеев, Алим Гарипов – беренче, Салих Зарипов, Артем Федоров, Айгизә Хәмидуллина, Алинә Якупова өченче призлы урын яуладылар. Ә ката буенча Салих Зарипов - беренче, Якуп Зарипов өченче булдылар.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


каратэ

Нет комментариев