Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач каратистлары Кыш бабай бүләге алды

Балтач спорт мәктәбе тренеры Альберт Бәзәгетдинов үз кулы астында шөгыльләнүчеләр өчен Кыш бабай бүләге әзерләде.

Кыш бабай призларына кекусинкай-каратэ белән шөгыльләнүче 34 бала арасында "Балтач" универсаль спорт залында беренчелек уздырды.
6-7 яшьлек малайлар арасында беренче һәм икенче елын шөгыльләнүчеләр арасында призлы урыннарны Йосыпов Кәрим һәм Әмир Бариев, Ильяс Закирҗанов һәм Әмир Бәзәгетдинов, Әхтәм Хәеров һәм Алим Гарипов яуладылар.
Ә 8-9 яшьлекләр арасында призлы урыннарга Әмир Рамазанов, Салих Зарипов, Тимур Хәләлиев лаек булдылар. Кызлар арасында исә Әлинә Якупова, Алсу Шәйхетдинова, Ника Поршнина макталдылар.
Бу бәйрәмне оештыруда матди ярдәм күрсәткән Альберт абыйларына балалар бик рәхмәтле булып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250