Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач мәктәбенең яшь чаңгычылары Ленур Галимҗанов призы өчен ярыштылар

Спорт айлыгы кысаларында, күптән түгел Балтач урта мәктәбенең 2-5 сыйныф укучылары өчен Ленур Галимҗанов призына чаңгы ярышы булды.

Әлеге спорт чарасы мәктәптә чаңгы секциясен алып баручы Ленур Газыймҗан улы Галимҗанов инициативасы белән оештырылды. Ул җиңүчеләргә Мактау таныклыгы һәм бүләкләрне акчалата тапшырды. Әлеге ярышта укучылар бик теләп катнаштылар. Егетләр - 2, кызлар 1 чакрым ераклыкка узышты һәм нәтиҗәдә түбәндәге укучылар призлы урыннарга лаек булды:
Кызлар арасында: 1 урын - Сөләйманова Г.4б; Ибраһимова Г. 3а
2 урын - Җәләлиева З. 4а; Шәфигуллина Г. 2а
3 урын - Мөхәммәтҗанова А. 5б; Баһаветдинова Д. 2б
Егетләр арасында: 1 урын - Хәләлиев Т. 2а; Кәбиров И. 4б
2 урын - Габдрахманов И. 5а; Гыйльметдинов А. 3б
3 урын - Галимов И. 5б; Гәрәев Н. 3а
Руфия Закирова,
Балтач мәктәбе директорының
тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250