Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач туризм ярышларында аздан гына калышып, икенче урынны алды

25-27нче июнь көннәрендә районыбызның Кара күл янында мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында туризм буенча Татарстан беренчелеге ярышлары узды.

Ярышларның ачылу тантанасында ФСО җитәкчесе Фәридә Сафиуллина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, инвалидлар рәисе Рамазан абый Фәрзиев һәр спортчыга күтәренке кәеф һәм уңышлар теләделәр.

Ярышта алты команда катнашты. Көннең кызу эсселегенә карамыйча, спортчылар иртәдән кичкә кадәр бик тырышып ярыштылар. Бирегә елдан-ел шушы туризм ярышларына йөреп остарып беткән, республика күләмендә генә түгел, Рәсәйкүләм ярышларда призлы урын алган иң көчле спортчылар бар иде. Без Балтач командасы алар арасында бирешмәдек, үз осталыкларыбызны, җитезлегебезне күрсәтеп 2нче урын яуладык. Районнар арасында 1нче урында Мамадыш, 2нчедә - Балтач, өченче - Азнакай булды. Шәһәрләр арасында беренчелекне Түбән Кама алды, ә икенче һәм өченче урыннарда Алабуга һәм Казан командалары.

Ярышка килгән спортчыларны хөрмәтләп, районыбызның мәдәният хезмәткәрләре кич белән бик матур концерт куйдылар, икенче көнне кич спортчылар өчен спорт уеннары үткәрделәр.

Туризм ярышларын оештыруда һәм спортчыларны әзерләүдә зур хезмәте кергән өчен район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләренә һәм тренебыз Фагыйль абый Гайнетдиновка зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу ярышларны бик ошаттык, канәгать калдык.

Чулпан ГАБДЕЛГАНИЕВА,
Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250