Укучыларның чираттагы кышкы cпартакиадасы кысаларында районыбызда беренчеләрдән булып катырылган Карадуган шугалагында тимераякта узышу буенча һәм шорт-трек ярышлары булып узды.
1997-98 елларда туган кызлар һәм егетләр 500 һәм 1000 метрлы араларда узыштылар. Ярышларыбызга хәтта тыштагы зәмһәрир салкыннар да комачаулык итә алмады.
Кызлар арасында иң көчлеләр булып Түнтәрдән Рания Корбангалиева һәм Гөлүзә Зиятдинова, Шеңшеңәрдән Алисә Хадиева танылсалар, егетләр арасында Балтачтан Самат Камалетдинов, Карадуганнан Илнар Хөсәенов, Смәелдән Ранил Исрафиловлар танылды. Җиңүчеләребез үз осталыкларын республикада күрсәтәчәкләр.
Фото: http://xn----7sbabaaecv4babf2atrj9bfnlk8grk.xn--p1ai/node/1995
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев