Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачка боксчылар килде

Кичә Балтачта районыбыз җирлегендә бокска нигез салган Уран Ишморатов истәлегенә бокс ярышлары башланып китте. Көндезге сәгать 2дә чараның ачылу тантанасы булды.

Көч сынашырга күрше-тирә районнардан гына түгел, Казаннан да боксчылар килгән. Шуңа да бу ярыш безнең өчен бик мөһим, спортчылар өчен генә түгел, район өчен дә. Бокс спортны киң таралган район спортчыларын Балтачыбызда кабул итү зур дәрәҗә дә, җаваплылык та. Тренерлар һәр ярышны тәүгесе кебек көтеп ала һәм һәрберсендә ярышлар ни рәвешле үтәр, максатлар акланырмы, имгәнүләр булмасмы дигән сораулар тынгы бирми. Аңлашыла да, җаны-тәне белән балаларны бокс серләренә төшендерүче остазлар өчен бу борчылулар табигый күренеш. Бу юлы да остазларыбыз " Безнекеләр сынатмаслармы, югалып калмаслармы", дип борчыла. Җанатарларның да борчылулары йөзләренә чыккан, сер бирәсе килми.

Хәер, боксчыларыбыз сынатмаслар, җиңәр өчен мөмкинлекләр бар бит. Сәләт һәм тырышлык, даими шөгыльләнү, ә иң мөһиме спорт сарае булу бокс сөючеләр өчен зур җиңүләргә юл ача. Районыбызда даими үткәрелеп торган ярышлар да моны дәлилләп килә.

Ярышлар өч көн дәвам итәчәк. Аларның барышы белән сезне таныштырып барырбыз. Бездән аерылмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250