Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачлылар “Аҗаган -2014” ярышларында 3 нче урынны яулады

2014 нче елның 24 апрель көнне Зеленодольск шәһәрендә «Аҗаган -2014» хәрби ярышларының 4 зона этабы булып узды. Бу 4 нче зона ярышына 6 район керә: Балтач, Арча, Югары Ослан, Яшел Үзән, Биектау, Әтнә.

"Аҗаган-2014" Балтач урта мәктәбе укучыларының "Патриот" командасы Балтач данын яклап кайтты. Команданың җитәкчеләре ТИН укытучысы Тимербаев Сәүдәр Мингалиевич һәм Нуриева Айсылу Исрафиловна. Яшь патриотлар төрле конкурсларда бик актив катнашты. Безнең туган илебезне саклый алырлык патриотик яшьләр үсүенә сөенеп кайттык. Барлык сынаулар аша узып "Патриот" командасы 3 нче урынны яулады. Алар Диплом һәм Кубок белән бүләкләнде. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез.
Фото: http://dpanorama.ru/news/obrazovanie/2-0-10

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250