Балтачлылар яңа төр бәйге «Балтальон»да көч сынашты
Спорт

Балтачлылар яңа төр бәйге «Балтальон»да көч сынашты

«Хыял» яшьләр үзәге «Факел» клубы белән берлектә «Чанатау»да «Балтальон» хәрби-патриотик ярыш үткәрделәр.

Уенда шәһәр һәм авыл җирлекләре, район предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмаларыннан 7 команда катнашты. Командалар флагта эмблема ясады, капчыкка кар тутырды, тауга менде, учак кабызды.

Барлык ярыш нәтиҗәләре буенча «Кече Лызи» командасы беренчелекне яулады. 2 урында янгын күзәтчелеге бүлеге, 3 урында «Смәел» командасы.

Барлык катнашучыларга да «Хыял»яшьләр үзәге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Традиция буенча барлык катнашучылар һәм кунаклар чәй белән сыйландылар.

Фото: автор

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Батальон Хәрби-патриотик ярыш

Нет комментариев