Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачның нык беләклеләре Казанда

Башкалабыз Казанда кул көрәштерүчеләрнең Татарстан беренчелеге булып узды.

1998-2000, 2001-2002 елгы егет-кызларыбыз ярышларда катнашып, үзләрен сынап карадылар. "Моңарчы призлы урыннан төшкән юк иде. Бу юлы бераз сынаттык", - диде районның баш тренеры Фагыйль Гайнетдинов. Сынатуы шул булган икән, 2001-2002 елгылар команда беренчелегендә өченче булсалар, 1998-2000 елгылар дүртенче булганнар. Ә шәхси беренчелектә исә Салавычтан Айгөл Вәлиева /45 кг/ һәм Марат Әхмәтҗанов /75 кг/ Татарстан чемпионнары булып танылсалар, Чепьядан Гөлсинә Яһудина /45 кг/, Татьяна Арыкова /60 кг/, Субаштан Рәмзил Гыйльманов /65 кг/, Рәдис Шакиров /70 кг/, Фәнилә Гыйльманова /+70 кг/, Бөрбаштан Ралия Хисаметдинова /70 кг/ икенче , Салавычтан Ландыш Хәкимова/ 70 кг/, Дилүс Сабиров /+80 кг/, Яңгулдан Руфия Газимҗанова /55 кг/, Нөнәгәрдән Илсинә Дәминова /60кг / өченче булдылар.
Фото: https://yandex.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250