Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта Башлыклар да бадминтон уйный.....

Балтачыбызның "МДСУ-1" җәмгыяте призына узган районара бадминтон ярышлары үзенең оешканлыгы белән күпләрнең күңелендә озак сакланыр, ахрысы.

Чыннан да, Бөтенроссия бадминтончылар көненә багышлап уздырылган әлеге ярыш "Балтач" универсаль спорт залына районыбыз спортчыларыннан тыш, күрше Саба , Теләче, Арча, Кукмара һәм Казан шәһәреннән 97 спортчыны җыйды. Бигрәк тә истәлекле даталарга туры килүе дә бу ярышларның дәрәҗәсен күтәреп җибәргәндер, могаен. Космонавтика көне белән дә туры килде бу ярышлар. Шушы ук көнне ярышларның баш иганәчесе - "МДСУ-1" җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Мәгьсүм улы Ильясовның туган көне дә булып чыкты. Ярышларны ачу тантанасында Балтач һәм Саба районнары башлыклары Р.Нотфуллин һәм Р.Миннеханов игелекле җитәкчене туган көне белән котлап, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Рәис Нургали улы үзе әле ярышларда көч тә сынашты. Районыбызда бадминтонны үстәрү өчен бар көчен куючы Равил Кәримовның да кәефе күтәренке булды, бу көнне. Ярышларыбызга килсәк, ярышлар кече яшьтәге/1999-2000 елгылар/, кызыксынып уйнаучы/1998 елда һәм аннан соң елларда туганнар/, профессионал спортчылар арсында барды. Кече яшьтәге балаларыбыз арасында беренчелекне Сабадан Гөлгенә Вәлиева һәм Ильяс Шиһабиев, кызыксынып уйнаучылар арасында Сабадан Альбина Нәҗметдинова һәм Кукмарадан Мөнир Гыймалиев, профессионаллар арасында Сабадан Гөлнара Зарипова һәм Балтачтан Рәмзил Гәйфетдинов яуладылар. Ярышларыбызда районыбыздан призлы урыннарны яулаучылар арасында Оксана Романова, Зөлфирә Ситдыйкова, Люция Нигьмәтҗанова, Илназ Шаһиев, Ильяс Закиров кебек спортчыларыбыз да булды. Команда беренчелегенә килсәк, җиңү Кубогы Сабага китте. Райондашларыбыз икенче, теләчеләр өченче булдылар.Киләсе елларда да шушы истәлекле даталарда Балтач җирлегендә очрашырга Ходай насыйп итсен!
Фото: http://www.kazved.ru/article/51307.aspx

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250