Хезмәт

Балтачта “КЭС-баскет” ярышлары ... (фото)

Районыбызда "Балтач" универсаль спорт залы ачылгач, үзебездә республика ярышлары уздыру өчен зур мөмкинлекләр ачылды.

Шуның ачык мисалы булып якшәмбе көнне кукчыларның "КЭС-баскет" мәктәп лигасы кысаларында 9-11 сыйныф укучылары арасында оештырылга зона ярышлары булып узды. Мәгариф линиясе буенча алып барылучы бу ярышларга 8 район вәкилләре көч сынашырга килгән иде.
Район мәгариф идарәсе башлыгы Алия Зәкиева ярышларны тантаналы төстә ачып җибәргәннән соң, кызлар Урта Көшкәт мәктәбенә юл алдылар, егетләр биредә калды. Кичкә исә, кызлар да финал ярышларына Балтачка кайттылар.
Көчле уеннардан соң кызлар арасында призлы урыннарны Арчаның 1 номерлы гимназиясе, Кукмара мәктәбе, Балтач гимназиясе баскетболчылары, егетләр арасында Кукмараның 4 нче номерлы мәктәбе, Балтач гимназиясе, Арчаның 5 нче номерлы гимназиясе уенчылары җиңеп чыктылар. Җиңүчеләргә Кубоклар, дәрәҗәле медальләр, дипломнар тапшырылды.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: