Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта кызлар да туп тибә...

Малайларыбыз туп типкәндә кызларыбыз да тик ятмый.

Салавычтан даими иганәчебез Наил Мостафинның матди ярдәме белән "Балтач" универсаль спорт залында 1998 елда һәм аннан соңгы елларда туган кызлар арасында мини-футбол ярышлары булып узды. Ә туп тибүче кызларыбыз безнең Салавычта Балтачта һәм Чепьяда гына икән. Ну, тибеп тә карыйлар инде үзләре, тупны.
Билгеле, безнең Салавыч кызларына тиңнәр юк инде ул. Быел да беренче урынны яулады алар. Икенче урынны чепьялылар алса, өченче-дүртенче урыннарны балтачлылар /гимназия һәм мәктәп/ бүлеште. Барлык җиңүчеләргә дә дәрәҗәле медальләр һәм дипломнар тапшырылды.
Иң яхшы уенчылар булып танылган Карина Соловьева, Рәсимә Гыйләҗева Алсинә Сабирова, Ләйлә Гасановага махсус бүләкләр тапшырылды.
Тренерлар Рамил Әминев, Рафаэль Ильясов, Илһам Шакиров, Ильяс Галимуллиннар Балтач спорт мәктәбенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Рәхмәт инде, Наил абыйларына!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250