Балтачның яшь шахматчылары Актаныштан җиңү белән кайтты
Тиз вакытка уйнау төреннән 2014-2015нче елгы кызлар арасында Марданова Раида (Норма мәктәбе) беренчелекне яулады. Котлыйбыз!
12-13нче апрель көнне Актаныш районында 15нче тапкыр Мөхәммәтҗанов Наил Ибраһим улы истәлегенә багышланган авыл районнары һәм кечкенә шәһәрләр арасында шахмат буенча ачык Татарстан беренчелеге үтте.
Ярышларда Башкортстан республикасы Чишмә районы, Алабуга, Баулы, Кукмара, Саба, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Жәлил, Мамадыш шәһәр районнарыннан барлыгы 200 бала катнашты.
Кыска вакытка уен төреннән 17 команда арасыннан безнең район командасы – Мәрданова Раида, Саттаров Марат, Иванов Макар,
Мөхәммәтгалиев Сәмир катнашында бишенче урынны алды.
Рапид төреннән 2014-2015нче елгы малайлар арасында Мөхәммәтгалиев Сәмир – бишенче, 2014-2015нче елгы кызлар арасында Мәрданова Раида (Норма мәктәбе) – дүртенче, 2016нчы елгы кызлар арасында Гыйбадуллина Диләрә (Сосна мәктәбе) бишенче урын яулады.
Тиз вакытка уйнау төреннән 2014-2015нче елгы кызлар арасында Марданова Раида (Норма мәктәбе) беренчелекне яулады. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев