Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балык тота Яңгул халкы...

Авыл Спартакиадасы дәвам итә Яңгулда. 8 март көнне гүзәл затларыбыз үз бәйрәмнәрен үткәреп мәш килгәндә, Яңгул ир-егетләре бердәм булып аларга бүләк йөзеннән балык тоттылар.

Тоту гына түгел, традицион балык ярышында иң күп балык эләктерүчеләрне ачыкладылар. "Ул көнне безнең май комбинаты дугаенда 60 ка якын еше булгандыр. Балыкчылар балык тоткан арада "Яңа тормыш " җәмгяте әзерләгән шашлык пешеп торды, самавырлардан кайнар чәй бетеп тормады. Җитәкчеләребез дә көне буе шунда мәш килделәр. Әле алай гына түгел, балык тотканда ухасыз булда мени индне ул. Радик Мардян һәм Илһам Ризвановлар менә дигән итеп уха да пешереп куйдылар. Менә бәйрәм шундый була ул",- дип уртаклашты үз фикерләре белән Ранил дустым Габдрахманов. Тотмас җиреннән кызыгып тотарсың шул, "Ива-мебель" җитәкчесе Рәшит Хәсәнов куйган бүләкләрне күрсәң... Ә ул бүләкләргә Азат Сәләхетдинов, Рәсим Сафиуллин, Фәнис Галимуллин кебек оста балыкчылар лаек булды. Менә шулай ял итә Яңгул халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250