Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Батырлар командасына 100 кг.нан артык зур тәкә

Алдан хәбәр иткәнчә бүген, 4 ноябрьда Тимирязев исемендәге хуҗалык призына көрәш буенча шәхси-команда беренчелегенә район ярышлары башланып китте.

Ярышларга күмәк хуҗалык, оешмалар 20 команда алып килгәннәр. 121 көрәшче катнашындагы бу ярышларда 60, 65, 70, 75, 80, 90, 100 һәм 100 килограммнан югары үлчәүдәгеләр арасында җиңүчеләр ачыкланачак. Ярышларныӊ төп иганәчесе булган Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалык призлы урынны алучы батырларга саллы бүләкләр әзерләгән, ә командалар арасында 1нче урынны алучыларга традицион бүләк - 100 кг.нан артык зур тәкә тәгаенләнгән. Ярышларны ачу тантанасында чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район татарча көрәш Федерациясенеӊ рәисе Фәрит Әхмәдиев һәм башкалар көрәшчеләргә уӊышлар, имгәнмичә, матур көрәш күрсәтүләрен теләделәр. Ярышлар «олимпия системасы», ягъни җиӊелүче көрәшче төшеп калуны күздә тотып алып барыла.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250