Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Бердәм Россия” матч уздыра

"Бердәм Россия" сәяси партиясе "Прайм-лига" кысыларында футбол матчлары уздыра. 12нче июньдә Россия көнендә республиканың шәһәр һәм авылларында матчлар үткәреләчәк.

Бу гадәти булмаган лига праймеризларда катнашучылардан тора. Мәгълүм булганча, 1нче июньгә республикада алдан тавыш бирү төгәлләнде. Ул 924 мәйданчыкта үтте, аларда барлыгы 12 меңнән артык кандидат һәм 37меңгә якын сайлаучы катнашты.
Безнең районнан "Прайм-лига"да «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Балтач жирле бүлеге секретаре, Балтач муниципаль район башлыгы Рамиль Нотфуллин, район башлыгы урынбасары - Наил Сабирҗанов һәм барлык авыл җирлекләреннән партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатлар һәм сайлап алучылар арасыннан спорт сөючеләр катнашачак.
Фото: http://news.liga.net/news/sport/1671071-final_kubka_ukrainy_i_matchi_premer_ligi_proydut_bez_zriteley.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250