Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бик матур көрәш булды... Кайда дисезме? (+фото)

Бигрәк тә матур булды быелгы турнир. Татарстанның атказанган укытучысы һәм тренеры, РСФСРның спорт остасы Васыйл Гарифуллин истәлегенә узган татарча көрәш ярышлары турында язуым.

Беренчедән, аның быел соңгы вакытта гына капиталь ремонттан соң сафка баскан “Кариле” спорткомплексында узуы булса, икенчесе ярышларыбызга һич көтмәгәндә балаларның яраткан язучысы, драматург, шагыйрь Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш исемендәге буләк иясе Галимҗан Гыйльмановның килеп керүе, ярышларыбызга матур бер төсмер бирде дә куйды.

Танылган язучыбыз бик күп еллар инде, Норма мәктәбе белән хезмәттәшлек итә. Күптәннән килгән дуслык әлегәчә дәвам итә. Раушания Хафизова оештырган балалар театры елның -елында аның әсәрләрен сәхнәләштереп район балаларына зур бүләк ясый. Бу юлы да шул тантанага килгән олы кунагыбыз, театр тамашасын өйләдән соңга кучерттереп,  көрәш ярышына ашыккан.  Язучыга көрәш ярышларын тамаша кылу бер бәхет булса, балаларга  яраткан язучыларын үз кузләре белән куру тагын да зур бәхет булды. Язучыбызның  килүе ачылыш вакытына туры килгәнлектән, ачылышыбызны да ямьләндереп җибәрде. Аның канатланып, көрәшчеләребезгә багышлап сөйләгән шигырьләре, ялкынлы чыгышы көчле алкышларга кумелде.  Аннан  районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин сүз алып, үткән  республика ярышларында призлы урынны яулаган яшь көрәшчеләребезне, аларның остазларын келәмгә чакырды.

Келәмгә чыккан 32 кешенең һәрберсенең кулын кысып, үзләренең теләк-фикерләрен җиткереп берьюлы 3 дәрәҗәле шәхеснең –язучының, район башлыгының, федерация рәисенең котлавы һәм бүләкләве- үзе бер зур тамашага әверелде.

Яшь үзешчәннәрнең җырлы-биюле тамашасы  да читтә калмады. Менә шундый матур чыгышлардан, котлаулардан соң,ничек көрәшмисең инде...

13 мәктәптән килгән 82 көрәшче кичкә кадәр бил алыштылар. Иганәчеләребез дә бик тырышканнар  бу юлы. Шәхси эшмәкәр Илшат Шакиров, Нияз Билалов, Фәнис Шәрипов бөтен бүләкләүләрне үз өстенә алган булса, Тимирязев  исемендәге хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафилов барлык катнашучыларны тәмле ризыклар белән тукландыруны үз өстенә алган. Әйткәнемчә, әле үз бүләкләре белән даими килүчеләребез дә бар. "Хезмәт" газетасы редакторы Вакыйф Зәкиев, мәрхүмнең кызы Ландыш, тренерыбыз Алмаз Галиев үз бүләкләре белән призга кермәгән яшь көрәшчеләребезне сөендерделәр.Кыскасы, бик бик мул бүләкле ярыш булды бу. Рәхмәт аларның барысына да! Инде көрәшебезгә килсәк,  бернинди травмаларсыз, матур гына узып китте.

Кубоклар өчен көрәш Норма, Смәел, Бөрбаш мәктәпләре көрәшчеләре арасында барды. Урыннар да нәкь әле язылганча  бүленде.

Инде аерым җиңү яулаучыларыбыз белән танышып узыйк. 36 кг.да- Әдел Морадыймов/Бөрбаш/, Рүзәл Галимуллин/Смәел/, Тимур Гыймадиев/Норма/. 40 кг.да- Кәрим Гарифуллин/Норма/, Сөләйман Насыйбуллин/Бөрбаш/, Әхәт Әскәров/Арбор/. 45 кг.да- Ислам Йосыпов/Чепья/, Кәрим Фазылҗанов/Норма/, Әнис Газизуллин/Балтач/. 50 кг.да- Алмаз Камалов/Нөнәгәр/, Фәһим Мөхәммәдиев/Смәел/, Денис Кузнецов/Кече Лызи/.55 кг.да-Газинур Гарипов/Смәел/, Рүзәл Гайфетдинов/Пыжмара/, Фәнзил Кәбиров/Арбор/.60 кг.да- Әлфис Галимов/Бөрбаш/, Ислам Бурашов/Нөнәгәр/, Әмир Миннегалиев/Смәел/.65 кг.да- Кәрим Хадиев/Балтач/, Аяз Хәйретдинов/Балтач/, Айзат Апанов/Салавыч/. 70 кг.да-Артур Муллагалиев/Чепья/, Әмир Гыйльмуллин/гимназия/, Бәхтияр Гарифуллин/Бөрбаш/.75 кг.да-Рәнис Зарипов/гимназия/, Әмир Хәбибуллин/Норма/, Алмаз Шәрифуллин/Смәел/.80 кг.да-Юныс Әхмәдиев/Смәел/, Ильяс Шәрипов/Арбор/, Әмир Садыйков/Норма/.80 кг.да-Рөстәм Хабибрахманов/Яңгул/,Камил Гәрәпшин/Норма/, Исрафил Могасанов/гимназия/.

                                                  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш