Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Биш тапкыр Чемпион! Кем ул? (+фото)

Матди байлык җитештерү тармагы җитәкчеләре үзләренең унышлары хакында сөйләгәндә гадәттә, алдынгы, булдыклы эшче-хезмәткәрләренең исемнәрен атыйлар. Мөмкинлекләре чикле затларны берләштергән безнең оешмада да, дөрес әле кайсыдыр тармакларда хезмәт куючылар да бар. Сәнгать, сәхнә, иҗат, спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешүчеләр шактый. Район газетасында бу өлкәдә җиңүләр яулаган дусларыбыз хакында күп язылды.

Мөбарәкҗанова Лилия Фәрис кызы - өченче төркем инвалид. Армрестлинг спорты- кул көрәше буенча терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында дүрт тапкыр Россия, ике тапкыр Европа чемпионы ике тапкыр дөнья чемпионы.
Лилия 1999 елның 25 ноябрендә Новосибирск өлкәсендә туган. Гаиләдә бердәнбер бала, гаять катлаулы язмыш кичкән кыз. 2004 елда әнисе белән туган ягыбыз Балтач районына күченеп кайталар. Лилия яше тулгач Норма урта мәктәбендә укый башлый.  Кыз 2011 елда бишенче сыйныфта укыганда һәләкәткә тара. Мәктәп каршында олы юлда җәяүлеләр кичүеннән чыкканда машина бәрдерә үзен. Башкала хастаханәләрендә дәвалану. ...Дистәгә якын катлаулы операцияләр... Сәләмәт чагында бик актив кыз була, баскетбол, футбол, волейбол ярышларында катнаша, әмма юл һәләкәтеннән соң боларга нокта куела.  Кызы өчен өзгәләнгән әнисе бер танышы аша мөмкинлекләре чикле балалар өчен спорт ярышлары турында кызыксына башлый һәм бу кызыксынулар гаҗәеп изге җанлы, чын мәгънәсендә үз эшенең фанаты, фидакарь зат Фәгыйль Гайнетдиновка илтә. Фәгыйль әфәнде кызның өенә килеп таныша, кулларындагы көчен карап, кул көрәше белән шөгыльләнә башларга тәкъдим итә. Махсус өстәл, күнекмәләр өчен методик китаплар алып килә, киңәшләрен бирә. Даими килеп, үсеш-үзгәрешләрен барлап, юнәлешләр бирә. Шул көннән өйдә күнегүләр ясый башлый кыз: 5 литрлы су тутырган шешәләрне күтәрә, резинка ленталар тарта...
Бу уртак тырышлыкларның нәтиҗәсе: 2015 елдан башлап, актив төстә мөмкинлекләре чикле затлар арасында районда һәм республикада узган спорт ярышларында катнаша башлый, призлы урыннар алып, күп кенә медальләргә һәм дипломнарга лаек була. Инде авылдашыбызның фәкать Рәсәй, дөнья күләмендә зур танылу китергән ярышларын гына күздән кичерик: 2016 елның февралендә Мәскәүдә Россия Чемпионатында терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында сул кул белән беренче урынга чыгып, алтын медаль, уң кул белән икенче урын алып, көмеш медальгә лаек булып, Россия Чемпионы исемен алып кайта. Мәскәүдә Россия Чемпионатында 2017 елда исә ике кул белән дә беренче урыннарны яулап, ике алтын медальгә ия була. Бу бәйгедән Лилия тагын икеләтә Россия Чемпионы титулын алып кайта.  Шулай итеп, бүген кыз өч тапкыр Россия Чемпионы исемен йөртә. Чиратта тагын күтәрелеш, спортчы кыз Европага чыга. 2018 елда Болгариянең София шәһәрендә узган Европа беренчелегендә ике кул белән көрәштә дә икенче урыннарга ия булып, ике көмеш медаль белән кайта. 2017 елда дөнья беренчелегендә Венгриянең Будапешт шәһәрендә чыгыш ясый. Биредә ул гаять зур җиңү яулый: ике кул белән көрәштә дә беренчелекне яулап, Россиягә ике алтын медаль белән кайта. “Ике тапкыр Дөнья Чемпионы” дигән шанлы исем белән!  Шулай итеп, бүген кыз өч тапкыр Россия Чемпионы исемен йөртә. Л.Мөбарәкҗанованың соңгы алты еллыкның иң югары нәтиҗәләре булып, аның ике тапкыр дөнья, өч тапкыр Россия чемпионы булып танылуын күрәбез.
Күпме күз яшьләре, сызланулар аша бирелгән бүгенге бәхетле тормышына шөкер итеп яши кыз. Авыр чагында, спортка юл күрсәткән әнисенә, әтисенә (әйе, кыз Ришат абыйсын “әтием” дип йөртә), зур тырышлык, күп көч куеп үзен күтәргән, үсендергән дөньяга чыгарган тренеры олы йөрәкле остазы, тренер Фәгыйль Гайнетдиновка чиксез рәхмәтле ул. Шунысын да әйтеп үтик,  бу ерак сәфәрләргә дә Лилияне Фәгыйль Гайнетдинов йөртте.
Әнисе 2016 елда Салавыч авылы егете Ришат Әшрәфҗановка тормышка чыга. Лилия дә шушы үрнәк гаиләгә кабул ителә. Алда күрсәтелгән зур җиңүләргә кыз нәкъ менә Салавычта яшәгән елларында ирешә. Әмма уңышларның нигезе Норма мәктәбендә салына. Февраль башында Норма мәдәният йортында Чулпан Габделганиеваның иҗат кичәсе үткәрелде. Мәгариф ветераны Гөлсем Миңлебаева, Норма мәктәбе директоры Ләйсән Гатауллина һәм Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗановлар Чулпан белән бергә Лилияне дә хөрмәтләделәр. Чемпион Лилиянең ирешкән җиңүләрендә Нормалылар да хаклы рәвештә горурлана алалар.
 “Тормышымдагы иң зур бәхет - ул әнием Зәлифә, безне үзенең җылы канаты астына алган икенче киң күңелле Ришат әтием гаиләсе. Кечкенәдән әтисез үстем, тик бүгенге көндә әнием үзенә пар канат итеп сайлаган Ришат абый минем өчен әтидән дә якынрак”, -ди Лилия.
Дөрестән дә, кыз гаилә җылысы, наз тоймаса мондый зур унышларга ирешә алмас иде. Ә Ришат Әшрәфҗановны мәктәп елларыннан бик яхшы беләм. Алтын куллы егет. “Татарстан” җәмгыятендә инде дистәләрчә еллар алыштыргысыз эретеп ябыштыручы булып эшли. Ришатның әти-әниләре, хәтта әбиләре дә гаять тәртипле, бар эшкә дә булган кешеләр иде.
Лилия, әлбәттә кул көрәштереп кенә үткәрми вакытын. Гәүдәсенең сызлаганыннан тилмерүләр, авыртуга түзә алмаган чаклары да еш булса да, спорттан тыш, рәсем ясарга, китап укырга, музыка тыңларга ярата, Өйләрендә дә гел эштә- әти-әнисенә барлык хуҗалык эшләрен башкара, тәм-томнар да әзерли.
2017 елда Норма урта мәктәбен тәмамлап, Арча аграр көллиятенен Үрнәк филлиалына укырга кереп, җәмәгать туклану технологы буенча белем ала.
Үрнәктә укыган вакытта төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар ала. 2017 елда Республика буенча уздырылган “Студент елы”дип аталган конкурста спортсмен елы исемлегендә өченче урынга лаек була. 2021 елда үзе укыган өлкәдә һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VII Милли чемпионатының республика этабында да катнашкан авылдашыбыз. Камыр ризыклары пешерү компетенциясендә, үз белгечлеге категориясендә көндәшләре арасында бәйгедә җиңү яулап, ул алтын медальгә ия булган.
 “Алар ышандылар, зур өмет багладылар. Әти машинасы белән мине Норма мәктәбенә дә, спорт күнегүләренә дә йөртте. Шунсыз мондый уңышларга ирешә алмас идем. Хәзерге вакытта зур максатлар куеп яшим,”- ди Лилия.
 Мин дә үз чиратымда кызга тормышында да, спортта, эшендә, башка юнәлешләрдә дә зур уңышлар, бәхетле киләчәк телим.

Рамазан Фәрзиев,
район инвалидлар оешмасы рәисе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев