Борнаклылар туп тибә, медаль ота (фото)
Спорт

Борнаклылар туп тибә, медаль ота (фото)

Борнак иле үзгә ил дияр идем мин. Чөнки биредә балык тоту ярышларын да гөрләтәләр, кышын хоккей уйныйлар, ә җәен рәхәтләнеп туп тибәләр.

Иң мөһиме, әлеге чарадан берәү дә читтә калмый. Ярышта катнашмаса да, җанатар буларак көч өстәп тора. Менә августның соңгы көннәрендә дә биредә 5 команда арасында Борнак лигасы беренчелегенә футбол ярышлары булып узган. Кызу һәм көчле көрәштән соң, BWM командасы җиңү яулаган. Икенче урында авыл яшьләре калган, өченче урында түбән очлылар, дүртенчедә - ветераннар, биштә Шушма командасы.

Шундый матур чара оештыручы егетләргә һәм тәмле ризык белән тукландыруда иганәчелек ярдәме күрсәткән Рәфкать Нәкыйповичка рәхмәтебезне җиткерәбез, ди борнакның футболчылары.

250

Нет комментариев