Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бөрбашта, Салавычта... шахмат уйнадык

Балтачта елдан-ел рейтингы күтәрелеп бара шахмат ярышларының.

Күтәрелмәс тә иде, бердән бу уен белән балалар арасында кызыксынучыларыбызның саны артып бара, икенчедән бу ярышны оештырырга теләк белдерүче иганәчеләребез чыгып тора башлады. Әле күптән түгел генә Бөрбаш җирлегендә районыбызның танылган шахматчысы, “ шахмат агасы” Гадерәфыйк Фәйзрахманов үз призларына традицион турнирын оештырса, Салавычта исә тагын бер шахмат остасы Фоат Йосыпов истәлегенә, аның улы Марсель, “Татарстан” җәмгыяте призларына турнир оештырып, шахмат сөючеләребезне куандырдылар.

Ярышларны иганәлек итүгә алыну әле бер мәсьәлә, әле бит ул ярышларны әле һәркем күңеленә хуш килерлек итеп уздыру да тора. Бу яктан, аллаһыга шөкер, безнең ике төбәктә дә үз эшенең энтузиастлары яши булып чыкты. Бөрбашта ярышларны уздыруга мәктәп директоры Гүзәл Бариева , Бөрбаш мәдәният йорты коллективы зур тырышлык куйса, Салавычта исә, җәмгыять һәм җирле үзидарә җитәкчеләре Айнур Нотфуллин, Рафил Сибагатуллин Марсельгә зур ярдәмгә килделәр. Һәр ике төбәктән дә уенчыларыбыз күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.

Борбашка килгән 54 уенчы арасында призлы урыннарга 2004-06, 2007 елда һәм аннан соңгы елларда туган укучылар арасында җиңүләрне түбәндәге укучылар яулады. Абдрахманов Әмир /Бөрбаш/, Хисмәтов Нурлан /Кукмара/, Закиров Данил /Балтач/, Шмелев Александр /Кукмара/, Ибраһимов Ислам /Казан/, Рамилә Шаһимәрданова /Балтач/, Гөлшан Сөләйманова /Балтач/, Лина Гатауллина /Норма/.

Моннан тыш Бөрбашнвың аеруча матур уен күрсәткән бер туркем шахматчысы да бүләксез калмадылар. Тагын махсус бүләкләргә Хабибуллин Нияз /Сосна/, Абрамов Кирилл /Мамадыш/, Ишмекеев Александр /Кукмара/ лаек булдылар.

Ә менә Салавычта катнашкан 40 уенчының берсе дә бүләксез кайтып китмәде. Бу көнне истәлек бүләкләре һәр катнашучыга да бирелде. Призлы урыннарга исә, кечкенәләр арасында Әмир Абдрахманов /Бөрбаш/, Мәлик Йосыпов /Фоат абыйның оныгы, Казаннан.Н.С./ Сәйдәш Камалов /Балтач/ лаек булсалар, зурлар арасында Азат Хөрмәтуллин /Салавыч,бу малаебызга зурлар арасында да тиңнәр табылмады. Н.С./, Марат Сәйфуллин /Малмыж/, Ландыш Гарифуллин /Норма/ лаек булдылар.

Ә без исә, үз чиртыбызда бу уеннарга катнашы булган һәркемгә олы рәхмәт хисләребезне юллыйбыз.

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат