Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бөрбашта янәдән Фидәил батырны зурладылар (фото).

Узган гасырныӊ 70-80 елларында Татарстанда спорт белән шөгыльләнүчеләр арасында Фидәил Шакировны белмәгән кеше юк иде.

Тормышта гаять гади, һәр кешене игътибар белән тыӊлый һәм һәркемгә һәрчак ярдәм итәргә әзер торучы бу егетне беренче күреп сөйләшкәндә һич кенә дә Россия күләмендә 2 тапкыр, 1972-1975 елларда Татарстанда 5 ел буе бер кемгә бил бирмәгән батыр, Муса Җәлил хөрмәтенә үткәрелә торган Республика ярышларыныӊ рәттән 6 тапкыр җиӊүчесе, дип һич тә уйламассыӊ.
Атаклы көрәшче Васыйл Гарифуллинныӊ талантлы шәкерте, татар көрәшен яӊа баскычка күтәргән, аны чын мәгънәсендә күӊелне күтәрә, җанны дәртләндерә торган спорт төренә әйләндергән Фидәил Шакиров бүген инде безнеӊ арада юк. Әммә абыйлары, энесе, кызлары һәм кияүләре тырышлыгы белән исеме һәм көрәшче рухы, аныӊ хөрмәтенә үткәрелә торган ярышларда тагын бер кат безне бәйгеләрдә хәрәмләшмичә, осталык белән җиӊү яуларга мөмкинлеген искәртә сыман.
14 март көнне 11 район мәктәпләреннән, Кукмара районыннан килгән яшь көрәшчеләр Бөрбаш мәдәният йорты спорт залында бил алышып, Фидәил Шакиров исемендәге призлар өчен көрәштеләр.
Командалар арасында беренче урында Чепья урта мәктәбе командасы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250