Бүген Балтачта «Сәламәт гаилә»нең кем булуын ачыклыйлар (фото)
Спорт

Бүген Балтачта «Сәламәт гаилә»нең кем булуын ачыклыйлар (фото)

Бүген “Сабантуй”ял паркында гаиләләр арасында “Сәламәт гаилә” дип исемләнгән кышкы спорт фестивале уза.

Район мәктәптәпләреннән  килгән гаиләләр үзара көч сынашты. Алар үз көчләрен иң беренче чаңгы эстафетасында, катнаш эстафетасында, дартс уеннарында сынады.

Җиңүчеләрне район әтиләр союзы җитәкчесе Булат Зыятдинов котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Чара вакытында гаиләләр шулай ук ГТО нормалары да тапшырды.


Нет комментариев