Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бүген Яңгулда авыл урамнары спартакиадасы буенча 15 сезонның өченче ярышы узды (фото)

«Ива -мебель» призына узган бәйгедә яңгуллылар балык тоту буенча ярышты.

Шәхси эшмәкәр Булат Закиров та ярышка үзенең махсус бүләген куйган иде. Васил Зарипов бүләкләре  иң өлкән балыкчыга, иң зур балык тотучыга тапшырылды.

"Яңа тормыш" җәмгыяте һәм аның җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов та спартакиада уздыру өчен иганә ярдәме күрсәткән.

Бәйрәм чарасында катнашучылар Марат Әшрәфҗанов әзерләгән шашлыктан авыз итеп, Илһам Ризванов һәм Ранил Габдрашитов пешергән уха белән сыйланды.

Ярышта иң өлкән балык тотучы булып Ралиф Фатыйхов танылды. Иң зур балыкны Азат Сәләхетдинов тотты.

Балыкчылар арасында җиде урынга кадәр бүләкләү булды. Менә алар: 1 урын - Азат Сәләхетдинов, 2 урын - Рәсим Сафиуллин, 3 урын  - Алмаз Сәләхетдинов, 4 урын - Ринат Нурмөхәммәтов, 5 урын - Виталий Соловьёв, 6 урын - Ранис Шакиров, 7 урын - Рәис Әүхәдиев.

Командаларга килгәндә 1 урын - түбән  оч урамы  командасы, 2 урын - югары оч урамы, 3 урын - таулы урамы, 4 урын - тау асты командасы.

Яңгулда узган спартакиаданың чираттагы уены  күңелле мизгелләр, истәлекле бүләкләр, мул табыннар белән тарих битләренә язылды.

Гадәти тормышны матур мизгелләр белән бизәүче, бердәм һәм тату булган, эшле дә, ашлы да булып яшәүче яңгуллыларга "Афәрин"нән башка сүз юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңгул