Булат Фәтхрахманов призына узучы бадминтон ярышларының быелгысы да югары дәрәҗәдә узды.
Бердәнбер реклама сорамый торган ярыш инде ул - Булат Фәтхрахманов призына узучы бадминтон ярышлары. Чөнки, вакыты җитүгә, бадминтончылар ярышларның кайда, кайчан, кемнәр арасында узуы турында кызыксына башлый. Быелгысы да шау килеп “Балтач” универсаль спортзалында узды.
Гомуми нәтиҗәләр буенча Балтач урта мәктәбе командасы беренчелекне яулады.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев