Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чепьяда дуслар көрәше узды

Чепья мәктәбе чын Халыклар дуслыгы йортын хәтерләтте. Бирегә татар милли көрәше ярышларына килгән урыс,татар, мари, удмурт малайлары мәш килде.

Ул көнне Чепья мәктәбе чын Халыклар дуслыгы йортын хәтерләтте. Бирегә татар милли көрәше ярышларына килгән урыс,татар, мари, удмурт малайлары мәш килде. Араларында хәтта чегән малае да бар иде. Дүртенче мәртәбә уздырылучы 2002 елда һәм аннан соңгы елларда туган малайлар арасындагы ярышларга бу юлы районыбызның 16 мәктәбеннән 99 яшь көрәшче килгән иде.

“Соңгы елларда районыбызда татар көрәшенең дәрәҗәсе шулкадәр артты ки, моннан берничә ел элек татар көрәшендә удмурт малайлары да бил алыша дисәң, күпләр ышанмас та иде. Чепьябызга атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдиновның килүе бөтен спорт дөньясын, бигрәк тә татар көрәшен “астын-өскә” китерде дә куйды. Карагыз әле, бүгенге ярышта, күпме удмурт малае бил алыша. Менә кайда ул “кеше факторы”дигән төшенчә” , - дип башлады, үз чыгышын, “Труд” җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Һадиев. Чыннан да шулай шул. Чепья, Кече Лызи мәктәпләренең җыелма командасы тулысынча диярлек удмурт малайларыннан гына тора. Инде соңгы вакытта без призерлар арасында хәтта, Кече Лызи мәктәбе егетләрен дә күререгә күнегеп киләбез. Ходай кушса, көрәшебезгә Урта Көшкәт малайлары да кушылыр әле. Бу урында җәмгыять җитәкчесе Рәшит Һадиевның, җирле үзидарә, мәктәп җитәкчелегенең дә фидакарь хезмәтен билгеләп китмичә булмый. Аларның тырышлыгы белән без дә, зур көрәш турнирыннан ел буена җитәрлек хатирәләр җыеп кайтабыз.

Әллә кайдан, әллә нинди малайларыбыз үсә дә чыга. 27 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Яңгулдан килгән орчык кадәрле генә Рамазан Гыйльмуллин үзенең беренче көрәше белән бөтен залны урыныннан кыймылдатты. Призлы урынга эләгә алмаса да , тамашачыларның мәхәббәтен яулаган бу малай шушы авылдан чыккан бертуган Рушан-Рөстәм Зариповлар куйган махсус 4 бүләкнең берсенә лаек булды. Бик өметле, үҗәт малай күренә, чын көрәшче чыгачак үзеннән. Рәшит Хафиз улы да кат-кат котлады аны. Шушы кечкенә үлчәүдә 11 яшьтәше арасында Чепьядан Ислам Йосыповка тиңнәр табылмады. Икенче урынга Нормадан көрәшчеләр нәселеннән булган Кәрим Гарифуллин, өченче урынга Яңгулдан Раил Сибгатуллин лаек булды. Тагын бер яңалык, инде республика келәмнәренең ачысын да төчесен дә татыган Рәдис Сәмигуллинның да күңеле түзмәгән, үзенең туган авылы Нөнәгәрдән, Чутайдан бер төркем малайлар җыеп килгән иде. Көне буе шулар белән мәш килде.

29 килограмм үлчәү авырлыгында ул алып килгән Алмаз Камалов – өченче, Ислам Бурашов дүртенче булдылар. Менә бит, эшкә алынырга гына кирәк икән. Арбордан Илдан Әүхәдиев чемпион булса, Смәелдән Җәмил Зиннәтуллин икенче булды. Бөрбашлылар да куәтләнеп киләләр. 32 килограмм үлчәү авырлыгында бу командадан 15 көрәшче бил алышкан. Ленар Әүхәдиев белән Әлфис Галимов беренче һәм икенче булсалар, өченче урынга Смәелдән Газинур Гарипов лаек булды. Чепьядан Артур Григорьев янә үзенә зур максатлар куеп килгән иде. 36 килограммда 11 көрәшче арасында чемпион булды. Икенче-өченче урыннарны Нормадан Рамазан Вафин белән Смәелдән Сәйдәш Хаҗиевлар бүлеште.

40 килограмм үлчәү авырлыгында 14 көрәшче булып, Кунырдан Никита Михайловка тиңнәр табылмады. Балтач гимназиясеннән Рәнис Зарипов, Салавычтан Илназ Мәхмутов калган призлы урыннарны бүлештеләр.

45 килограмм үлчәү авырлыгында да кызу көрәш булып, призлы урыннарга Арбордан Алмаз Галләмов, Бөрбаштан Ранил Әүхәдиев, Яңгулдан Хәсән Әсхадуллин лаек булдылар.

Инде калган 50, 55, 60, 65, 70килограммнардагы һәм авыр үлчәүдәге чемпионнар белән дә танышып узыйк. Алар - Кәрим Ногманов /Чепья/, Илгизәр Галимуллин, Аяз Зиннәтуллин /икесе дә Смәелдән/, Айзат Гәрәев /Яңгул/, Ранил Камалов /Нөнәгәр/, Дмитрий Никифоров /Кече Лызи/. Калган призлы урыннарда Руфин Афанасьев /Чепья/, Илсаф Сәләхетдинов /Куныр/, Рәсим Зәйнуллин /Яңгул/, Иван Прокофьев /Чепья/,Фәнис Нигамадянов /Яңгул/, Эдуард Петухов /Куныр/, Дмитрий Напольских, Рөстәм Сираҗиев /икесе дә Чепьядан/, Рүзәл Саттаров /Куныр/, Әлфис Баһаутдинов, Руслан Хәбибуллин /икесе дә Яңгулдан/, Ранил Бариев /Норма/. Менә кайда ул - милләтләр дуслыгы.

Тырыштылар келәм хуҗалары, кубокны үзләрендә саклап кала алдылар. Икенче урында Смәел, өченчедә - Яңгул көрәшчеләре. Менә шулай, бу ярышлар да тәмам. Алда безне 16 декабрьдә Салавыч җирлегендә очрашулар көтә. Анда тагын да кызыклырак бәйге булачак. 1999 елгылар һәм аннан соңгы елларда туган егетләр үз араларында иң көчлеләрне ачыклаячак. Бу бәйгегә традиция буенча күрше район көрәшчеләрен дә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш