18-29 ноябрь көннәрендә Төркиянең Анталия шәһәрендә мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында «Халыкара шашка 100» дип аталган дөнья чемпионаты узды.
Рәсәй җыелма командасы составында райондашыбыз Чулпан Габделганиева да катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Барлык көндәшләрен җиңеп, беренче урынны яулап, Чулпаныбыз дөнья чемпионы исеменә лаек булды! Гомуми зачетта Рәсәй командасының өченче урын алуында да Чулпанның өлеше зур булды. Котлыйбыз, Чулпан! Алга таба да зур уңышлар юлдаш булсын!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Комментарии
Без имени
0
0
Афәрин, Чулпан!