Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чутайда Рәсәй дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев призына хоккей турниры узды (фото).

Бик матур көнгә туры килде, быелгы Чутайда узган ярышлар. Үзе салкынча, чалт иткән күк йөзе, ялтырап чыккан кояш. Әзерләнүләрен дә җиренә җиткереп әзерләнгәннәр алар.

Ни кызганыч, авылдашлары, Рәсәй дәүләт Думасы депутаты Марат Мансур улы Бариев авырып китү сәбәпле үзе генә кайта алмады. "Кызыл юл" кооперативы җитәкчесе Фердинант Хәйруллин үзе дә көне буе безнең белән кайнады.
1999-2000 елгы балалар арасында узган турнирда быел 6 команда көч сынашты. Иң көчлеләре финалга бирегә килде. Ачылу тантанасы да бик матур уйланган иде. Тимераяклы кызларыбыз матур музыка астында егетләребезгә башта үзләре шуып күрсәттәләр. Хуҗалык җитәкчесе Фердинант Хәйруллинның, район спорт оешмасы башлыгы Рөстәм Заһидуллиннарның ялкынлы чыгшышыннан соң ярышлар башланып та китте.
Ярым финалда шеңшеңәрлеләр түнтәрлеләрне 3:0 исәбенә тармар итсәләр, карадуганлылар чутайлыларны 3 кә 1 исәбенә оттылар. Шул ук вакытта чутайлылар кече лызилыларга тын алырга да ирек бирмәделәр. Исәп 6 : 0. Финалда боз хуҗалары түнтәрлеләргә 2 : 6 исәбенә отылу ачысын татып дүртенче урынга калдылар. Карадуганлылар 5:0 исәбенә Шеңшеңәр командасын отып уеннарның җиңүчесе булдылар. Шулай итеп Шеңшеңәрлеләр икенче, түнтәрлеләр өченче булдылар.
Чутайдан Булат Вафинның уйнаганын күзәтеп торган хөкемдарлар беравыздан махсус бүләкнең берсен шушы егеткә тапшырырга карар кылдылар. Матур уен күрсәтте егетебез. Күренеп тора Сабада боз Сараенда шөгыльләнгәне. Төрледән-төрле бүләкләр алып өйләренә таралышты, балалар.
Урамдагы бәйрәм авылдагылар өчен дә матур булды. Мәктәп хезмәткәрләре килгән кунакларны ашханәдә тәмле ашлар белән сыйладылар, кайнар коймак, чәй көне буена бетеп тормады.
Материал Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән әшләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250