Елдагыча матур традиция буенча быел янәдән, хәрби диңгез-флоты көне уңаеннан, Данияр Кәримов футбол турниры үткәрәчәк.
28 июль көнне Балтачта хәрби диңгез флоты көненә багышланган чираттагы 8 тапкыр үткәрелә торган зур футбол ярышы булачак.
Бәйгенең төп оештыручысы һәм спонсоры Данияр үзе!
Ярышлар Балтач бассейн артыгы стадионында 8:00 сәгатьтә башланачак. 6 команда күчмә кубок өчен көч сынашачак.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев