Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Елны көрәшеп тәмамладык

«Балтач» спорткомплексында район башлыгы призына көрәш ярышлары узды

Олы бәйге, олы кунаклар, олы бүләкләр.....

Биектау районын күп еллар җитәкләп, «Ватаным Татарстан» газетасының иң дәрәҗәле герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге турнирын берничә мәртәбә үзендә кабул иткән, хәзерге көндә РФ Дәүләт Думасы депутаты булып сайланган Рөстәм Кәлимуллинның безнең ярышларны карарга килүе район башлыгы призына 26нчы мәртәбә уздырылучы ярышларыбызның дәрәҗәсен тагын бер баскычка күтәрде. Алай гына түгел, әле күптән түгел республика көрәш федерациясе рәисе булып билгеләнгән Марсель Таһировның үз итеп бүләкләр белән килүен районыбызга зур хөрмәт күрсәтелү итеп кабул иттек. Билгеле, заманында үзе дә бил алышып, келәмдә зур чыныгу алып, РСФСРның спорт остасы дәрәҗәсенә ирешкән Марсель Шәрифҗановичның, татар көрәшен үстерү өчен зур тырышлык куйган Рөстәм Галиулловичның көрәшче дуслары да Балтачта җитәрлек булып чыкты. Аларның «Сәлам, Балтач аксакалларына!» дип, көрәшче-дусларының һәрберсе белән кул бирешеп исәнләшүләре, алар белән әңгәмә корулары районыбызга карата нинди җылы мөнәсәбәттә булуын тагын бер кат раслады. «Афәрин дими, ни дисең инде Сезгә! Республика дәрәҗәсендәге ярыш оештыргансыз, рәхмәт барыгызга да!» – әнә шундый матур хисләр белән кайтып китте олы кунакларыбыз. «Сезнең уңышларыгызны күреп, сездән һәрвакыт үрнәк алып, сезнең белән горурланып яшибез» – монысын исә Мари-Иленнән, Киров өлкәсеннән килгән кунакларыбыз әйтте.

Инде ярышларыбызга килсәк, искиткеч зур дәрәҗәдә узды алар. Ике көн буена барган ярышыбызда 20 командадан 128 көрәшче бил алышып, үзләренең ни дәрәҗәдә нык икәнлекләрен тагын бер кат сынадылар. Финал ярышларында келәмнәрдән «утлар» чыгып торды. Татарстанның атказанган спорт осталары Ринат Хәйретдиновның, Ранил Габдрахмановның, бертуган Илсаф, Инсаф, Руслан Рәфыйковларның командалары өчен җан атып бил алышулары үзе бер могҗиза булды. Аннан Татарстан Чемпионатында дүртенче урынны яулаган җыелма командабыз көрәшчеләренең, районыбызның татар көрәшен үстерүгә һәм популярлаштыруга зур өлеш керткән шәхесләребез Рамил Нотфуллин, Фәрит Әхмәдиев, Хәмит Кәримуллинның, юбилярларыбыз Габделхәй Әхәтов, Сәйдәш Мәгьсүмов, Нурзада Сәмигуллиннарның, шашка буенча Россия чемпионы Чулпан Габделганиеваның бер-бер артлы бүләк алулары да тамашачыларыбыз тарафыннан көчле алкышларга күмелде. Инде элеккеге традицияләребез дә кире кайта башлады шикелле. Элек-электән Сабантуйларыбызның төп күрке булган тальян моңнары яңгыравы, төп бүләге булган тәкәләрнең бер-бер артлы килеп торуы – ярышларның тагын бер онытылмаслык мизгелләре булып күңелгә кереп калды. «Бер ярышта өч тәкә бирүләрен мин беренче күрәм әле» – дип сөенеп утырды ярышларның баш хөкемдары РСФСРның спорт остасы, заманында Марсель Таһиров белән бил тартышкан Рифкәт Хөсәенов. Чыннан да, Арбор авылы эшмәкәрләре дүртенче урынны яулаган егетләребезгә тәкә бүләк итсәләр, эшмәкәрләр – Көшкәтбаштан Самат Рәхимҗанов, Балтачтан Хусан Насыйров тәкәләре турнирда беренче урынны яулаган «Труд» җәмгыяте командасына, абсолют батыр булып танылган, Нөнәгәр батыры Рәдис Сәмигуллинга тәтеде. «Барыгыз да игьтибар иткәнсездер, – дип үз фикерләре белән уртаклашты район көрәш федерациясенең яңа рәисе Фәнис Шәрипов. – Яңгул, Чепья, Арбор егетләренә яңа көндәшләр чыгып килә бит. Кемнәр турында сүз барганын шундук абайладым мин. Сүз Смәел, Шеңшеңәр егетләре, аларның остазы Альберт Миннеханов турында иде. Чыннан да, әлеге бәйгедә «Смәел», «Маяк» җәмгыяте егетләренең дүртенче-бишенче урыннарны бүлешүе гаять аның тырыш хезмәте генә дип бәяләү дөрес булыр. Нормалыларның өченче призлы урынны яулаулары да югалган даннарының әкренләп кайтуы дип бәяләргә кирәктер, минемчә.

Инде 26нчы турнирның җиңүчеләре белән танышыйк: 60 кг.кадәр – 1.Әдил Фазылҗанов/Норма/, 2.Нияз Әскәров/Чепья/, 3.Дилүс Нуриев/мәгариф идарәсе/, Ильяс Йосыпов/Арбор/. 65 кг.кадәр – 1.Илдан Әхмәтханов/Яңгул/, 2.Аяз Зиннәтуллин/Смәел/, 3. Ранил Ганиев/Норма/, Айрат Тимербаев/Бөрбаш/. 75 кг.кадәр – 1.Илгизәр Галимуллин/Смәел/, 2.Фәнзил Шакиров/Арбор/, 3.Дамир Ишморатов/сөт-май комбинаты/, Әнис Нәкыйпов/Яңгул/. 80 кг.кадәр – 1.Ранил Камалов/«Сорнай»/, 2.Илнар Фазылҗанов/сөт-май комбинаты/, 3.Айдар Галиев/Норма/,

Инсаф Газыймов/Смәел/. 85 кг.кадәр – 1.Салават Әсхәдуллин/Арбор/, 2.Ранил Габдрахманов/Яңгул/, 3.Айнур Николаев/сөт-май комбинаты/, Булат Галиев/Арбор/. 90 кг.кадәр – 1.Рушан Зарипов/сөт-май комбинаты/, 2.Рөстәм Сираҗиев/Чепья/, 3.Инсаф Рәфыйков/Яңгул/, Алмаз Галиев/Салавыч/. 100 кг.кадәр – 1.Ринат Хәйретдинов/Чепья/, 2.Руслан Рәфыйков/Яңгул/, 3.Рамил Зәйнетдинов/Норма/, Илсаф Рәфыйков/Яңгул/. Авыр үлчәүдә – 1.Рәдис Сәмигуллин/Нөнәгәр/, 2.Булат Вафин/Чутай/, 3.Раил Тәлгатов/Смәел/, Айнур Ганиев/Норма/.

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев