Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Фикердәш"ләр "Сабантуй" ял паркында җырлады да, биеде дә (+бик күп фото)

8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Балтач районында үрнәк гаиләләр бик күп. Шулар арасында мөмкинлеге һәм сәламәтлеге чикле кешеләрдән төзелгән гаиләләр дә шактый.

Әлеге күркәм гаиләләрне барлау һәм, гомумән, мөмкинлеге һәм сәламәтлеге чикле кешеләргә бәйрәм ясау максатыннан, 6 июль көнне "Сабантуй" ял паркында "Уйныйбыз да, җырлыйбыз да" дип аталган чара узды. Бу матур чара "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы җитәкчелегендә үтте.

Районыбызда инде күп еллар дәвамында мөмкинлеге һәм сәламәтлеге чикле кешеләрне бер йодрыкка җыйган "Фикердәш" клубы эшләп килә. Аның җитәкчесе Кариле авылында яшәп гомер итүче - Чулпан Габделхәй кызы Габделганиева. Әлеге бәйрәмне төп оештыручыларның берсе нәкъ тә менә ул. "Фикердәш" клубы әгъзаларының бөтен теләкләрен канәгатьләндереп, тәкъдимнәрен исәпкә алып, һәркайсының сүзен тыңлап, бәйрәмдә катнашучыларның һәрберсенә уңайлыклар тудырган иде ул. Чулпан Габделхәй кызы аркасында кунаклар шашлык, поп-корн, туңдырма, купаты, коймак һ.б белән сыйлана алды.

?Узган чараның тарихына килсәк, ул берничә ел дәвамында традиция буларак үткәрелеп килә. "Фикердәш"леләр традицияләргә тугъры калып, бу бәйрәмдә бик теләп катнаша.

?Бәйрәм җыр-биюләрдән башка бәйрәм була алмый. "Фикердәш" клубы әгъзалары теленә сабантуй буларак кереп калган бу чара да җыр, бию, шигырьләргә үрелеп барды. Бу көнне һәркем уеннарда катнашты, күңел ачты, үзенә тиешле бүләкләрен алды.

?"Фикердәш" клубы әгъзалары берничә көннән кабат очрашырга сүз куешып, яхшы кәеф белән өйләренә таралышты. Тиздән аларны тагын бер зур чара көтә. Нинди чара икәнлеге әлегә сер булып калсын.

#волонтерыБалтаси#творидобро#МБУМПКФАКЕЛБАЛТАСИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев