Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Габдерәфыйк Фәйзрахманов призына шахмат ярышлары гөрләп узды

5 декабрь көнне Бөрбаш мәктәбендә районыбызның шахмат ветераны Габдерәфыйк Фәйзрахманов призына районара шахмат турниры узды. Ярышта 9 мәктәптән 98 уенчы катнашты. Чарада Балтач районы укучыларыннан тыш, Кукмара һәм Мамадыш уенчылары да көч сынашты.

2000-2004 елгы егетләр арасында Кукмарадан Ирек Галиев җиңү яулады. Салавычтан Азат Хөрмәтуллин икенче, гимназиядән Тимерхан Акберов өченче урында калдылар. Гүзәл затлар арасында шулай ук Кукмарадан килгән Диана Гәрәфетдинова башка көндәшләреннән өстенрәк булып чыкты. Мамадыштан Алисә Хәмидуллина икенче һәм Нормадан Ралинә Хәмидуллина өченче урынны яуладылыр.

2005 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында Данил Назаров (Кукмара) - беренче, Азат Муртазин (Кукмара) - икенче, Булат Гафиуллин (гимназия) өченче урыннарны яуладылар. Шул ук елгы кызлар арасында Полина Гареева (Кукмара) җиңүгә иреште, Лина Гатауллина (Норма) белән Әлфия Гыйләҗева (Кукмара) икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

Командалар арасында Кукмара төп җиңүче булып танылды, икенче урында гимназия, өченчедә - Норма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250