Гөлшаныбыз TIMERMANнан җиңү белән кайтты.
28 гыйнварда Байлар Сабасында TIMERMAN дип исемләнгән чаңгы ярышы булып узды. Биредә Татарстанның билгеле җитәкчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре дә катнашты. Алар арасында журналистлар, артистлар да бар иде.

Әлеге ярыштан балтачлылар да читтән калмады. Балтач урта мәктәбе укучысы, яшь, әмма өметле чаңгычы кызыбыз Гөлшан Сөләйманова хатын-кызлар арасында биш чакрым араны өченче булып килде. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез.

Нет комментариев