Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хастаханә хезмәткәрләре «Алтын бизгәк» бәйгесендә көч сынашты

«Хыял» яшьләр үзәгендә район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләреннән торган 6 команда катнашында «Алтын бизгәк» («Золотая лихорадка») дигән конкурс үткәрелде.

Әлеге чарада табиб-табибә һәм шәфкать туташлары бик теләп катнашты. Алар һәрбер сынауның позитив ягын табып, чын күңелдән шаярып, шул ук вакытта җиңү өчен бөтен көчләрен куеп тырыштылар. Җиңү бәхете ашыгыч ярдәм бүлегенең «Смайлик» командасына елмайды. Икенче урында педиатрия бүлегенең «Дельфиннар» командасы, өченчедә - терапия бүлегенең «Кояш»ы, дүртенчедә - Кариле амбулаториясенең «Елмаю» командасы, бишенчедә - поликлиниканың «ЗОЖ» командасы һәм алтынчы урында хирургия бүлегенең «Дуслык» командасы.
Барлык катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250