Хоккей сезонын Карадуганда ачтык
Спорт

Хоккей сезонын Карадуганда ачтык

Елдагыча, беренче булып районыбызда хоккей сезонын Булат Зиятдинов җитәкләгән «Игенче» хуҗалыгы ачып җибәрде.

Быел әле башка елларга караганда иртәрәк тә булып чыкты. Узган шимбәдә Карадуган бозына 2004 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар чыкты. Ярышларда хоккей уеннарын аеруча үз иткән 6 команда көч сынашты. Җиңүче булып боз хуҗалары танылды. Икенче урынга Салавыч профлицее уенчылары лаек булса, өченче урында Чепья мәктәбе уенчылары калды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды. Ярышларның икенчесе дә биредә узачак. Анысы исә, 2003-2004 елгы балалар арасында үтәчәк. Райондашларыбызны мавыктыргыч ярышларга көтеп калабыз.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев