Спорт
Җиңелү белмәс “Пегас”
Күптән түгел Арча районының Тукай-Кырлай җирлегендә үткән мәртәбәле бәйгедә безнең "Татарстан" җәмгыятенең "Пегас" кушаматлы аты өченче урынны алды.
Рәсәй Авыл хуҗалыгы министрлыгының "Мелиорация" департаменты призына үткән бу бәйгенең үзенчәлеге шунда: атлар ерак дистанциядә узыша. Ә аның үз нормативлары. Шуңа күрә бу ярышта әлеге шартларны үти алырлык "иң-иң" дигән атлар гына катнаша.
Ел саен Сабантуйларда беренчелекне бирмәгән "Пегас"ны салавычлылар алдан-ала шушы ярышка хәзерләгәннәр, шунлыктан ул быелгы Сабантуйларда узышмаган.
"Арчада үткән бәйгедә кырык ат 32 километрга узышты, - дип сөйли хуҗалык зоотехнигы Илдар Фатыйхов. - Җайдагы Марсель Шәфигуллин булган "Пегас"ыбыз сынатмады, 75 мең сумлык призга лаек булды. Җиңүчеләрне Мәскәү кунаклары да, ТР премьер-министры урынбасары Марат Әхмәтов та котлады".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев