Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Интер Кубок»ныӊ яӊа хуҗасы – Түнтәрнеӊ «Нур» командасы.

Газетабыз турнирында җиӊүче Карадуган командасы «Интер Кубок» турнирында финалга чыга алмады.

Район хоккей дөньясында «Хезмәт» газетасы призына алкалы хоккей буенча узган турнирда барлыкка килгән могҗизалар дәвам итә. Моӊарчы соӊгы 5 ел эчендә үзләренә ныклы көндәш таба алмаган командалар инде җиӊүчеләр исемлегеннән төшеп кала, җиӊүче команда икенче турнирныӊ финал ярышларнда катнашу мөмкинлегенән мәхрүм була, болар командаларныӊ көчләре, уеннары тигезләшә, дигән фикергә этәрә. Газетабыз турнирында җиӊүче Карадуган командасы «Интер Кубок» турнирында финалга чыга алмады, ә инде моӊарчы бу кубокны башка беркемгә бирмәгән «Норма» командасы 3-4 урын өчен уйнап, үзләренә хас булмаган өченче урынны яуладылар. «Интер Кубок»ныӊ яӊа хуҗасы – Түнтәрнеӊ «Нур» командасы. Ул хәлиткеч очрашуда матур уен күрсәткән «Чутай» командасыннан өстен булды. Турнирны үткәрүдә зур күләмдәге барлык чыгымнарын үз өстенә алган Норма егете Илшат Шакировка барлык хоккейчылар, тамашачылар рәхмәтләрен белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей