Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Җиңүләр дәвамлы булсын!

Аларны бу зур җиңү белән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен телибез!

Зәй шәһәрендә 17-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында узган чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Берничә төр ярышларның гомуми нәтиҗәләре буенча авыл районнары арасында Балтач районы командасы беренче урынны яулады. Бу җиңүдә иң зур өлеш Алия Исрафилованыкы, дип әйтергә тулы нигез бар, ди аның остазы, СССРның спорт мас-теры Рәлиф Әскаров. Табигать шартлары ярышларның беренче көнендә үк үзенең үзгәрешләрен кертте. Чаңгы юллары әйбәт кенә сакланган икән, дип куанган идек, яңгыр явып узды, артыннан көн суытты. Дөресен генә әйткәндә, бу юлдан чаңгыда түгел, чанада узышу уңайлырак булыр иде. Чаңгы юлыннан ялгыш чыгып китсәң, узышка яңадан керермен, дип уйлама да. Старт алдыннан тренерлар белән киңәшләшә-киңәшләшә чаңгыларны тагын бер кат майлап, әзерләп чыктык. Шөкер, алданмадык. Кызлар беренче көнне 10 чакрым арада узыштылар, старттан соң Алиябез бераз оттырып барса да, финишта беренче булды. Икенче көнне спринт ярышлары узды, Алия пролог, чирекфинал, ярымфинал һәм финал узышларында кызлар арасында лидер икәнен тагын бер кат раслады. Ә инде соңгы, классик алым белән 5 чакрым арада икенче килгән көндәшен күпкә артка калдырып, Алия Исрафилова үзенә тиңнәр юклыгына барлык җанатарларны инандырды, командага гомуми 240 балл китерде. Алиядән тыш, командада чыгыш ясаган яшь чаңгычыларыбыз Айсылу Әнвәрова, Камелия Мифтахетдинова, Данил Гыйззәтулин, Әмир Хәлилов гомуми җиңүгә үз өлешен керттеләр, без бердәм булып җиңү яуладык, дип шатлыгы белән уртак-лашты тренер Рәлиф Әскаров.

Аларны бу зур җиңү белән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаңгы ярышы